Приняли участие в VI Международной олимпиаде по татарскому языку и литературе

22 апрельдән 25 апрельгә кадәр Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада узды һәм миңа бу ярышта катнашырга насыйп булды.

Олимпиадада татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сынады.Татарстаннан 216, Россиянең 26 төбәгеннән 92, 13 чит илдән 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнашаты.Алар барысы да татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар.

Халыкара олимпиадасы булгач, анда Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Эстония, Франция, Индонезия, Кытай, Пакъстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан вәкилләре катнашты.

Курган өлкәсе командасын Мансур мәктәбеннән Изалия Хәйруллина , Таҗетдинова Нәдия,Сафакүл мәктәбеннән Мәүлитова Резеда һәм Шәдрин районыннан Йолдыз мәктәбеннән Балиева Анастасия тәкъдим иттеләр.

Бу олимпиада зур бәйрәм кебек узды. Беренче көннән үк татар теле һәм татар мәдәнияте дөньясына чумдык.Моннан тыш, олимпиада биремнәрен башкарудан безне көн саен кызыклы мәдәни программасы көтте.

Г.Камал исемендәге театрында «Зәңгәр шәл” спектаклендә булдык, ә Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында «Гашыйклар утравы» спектаклен карадык.Казан буенча экскурсия, «Россия — минем тарихым» экспозициясе белән танышу оештырылды.»Мин татарча сөйләшәм», «Акыл фабрикасы» акцияләрендә катнаштык һәм. «Сәләт» һәм «Болгар радиосы» вәкилләре белән очраштык.

Олимпиада 25 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Туган тел форумы белән тәмамланды.Анда бүләкләү тантанасы узды.Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов тапшырды. Гран-прига Ильяс Каадер (Финляндия) һәм Альмира Хәкимуллина (Казан) лаек булдылар һәм барлык олимпиада катнашучылар истәлекле бүләкләр алды.

Казанда туган телдә аралышап, яңа дуслар табу безнең өчен иң зур бүләк булды Һәм шушы форсаттан файдаланып ,моның өчен җитәкчеләребезгә һәм иганәчеләргә зур рәхмәтләремне белдерәм.

Таҗетдинова Нәдия Шамсетдин кызы Мансур урта мәктәбенең

8нче класс укучысы

Русский текст

С 22 апреля по 25 апреля в Казани проходила VI Международная олимпиада по татарскому языку и литературе, и мне посчастливилось принять участие в состязании на знание татарского языка.

В олимпиаде приняли участие 216 обучающихся из Республики Татарстан, 92 школьника из 26 субъектов Российской Федерации, 30 школьников и студентов из 13 зарубежных стран, 16 обучающихся воскресных школ и 50 студентов из Татарстана и субъектов РФ — всего более 400 человек. Все они были победителями и призерами межрегиональных олимпиад по татарскому языку и литературе, участники интернет-тестирований и собеседований по татарскому языку и литературе.

Интересно отметить, что принимали участие представители Финляндии, Турции, Казахстана, Японии, Узбекистана, Эстонии, Франции, Индонезии, Китая, Пакистана, Объединенных Арабских Эмиратов, Азербайджана.

Команду Курганской области представили обучающиеся Мансуровской школы Хайруллина Изалия , Тажетдинова Надия,из Сафакулевской школы Мавлютова Резеда и Балиева Анастасия из Йолдусской школы Шадринского района.

Олимпиада проходила ,как большой праздник.Мы с первого дня окунулись в мир татарского языка и татарской культуры.Кроме выполнения олимпиадных заданий, каждый день нас ожидала интересная культурная программа.

Увидели прекрасный спектакль «Зәңгәр шәл» в театре им. Г. Камала, а в Татарском ТЮЗе им. Г. Кариева посетили спектакль «Гашыйклар утравы». Масса впечатлений остались от посещения исторического парка «Россия — моя история», экскурсии по Казани и Казанского Кремля, посещения мечети Кол Шариф. Также приняли участие в акциях «Мин татарча сөйләшәм», «Акыл фабрикасы», встретились с представителями «Сәләт» и «Болгар радиосы».

Завершилась олимпиада Форумом родного языка в Татарском академическом государственном театре оперы и балета имени Мусы Джалиля, где были подведены итоги олимпиады и прошла церемония награждения. Победителям и призерам в торжественной обстановке вручил дипломы и ценные подарки заместитель Премьер-министра РТ – министр образования и науки РТ Рафис Бурганов. Обладателями гран-при стали Ильяс Каадер (Финляндия) и Альмира Хакимуллина (Казань) Памятные подарки получили и все участники олимпиады.

Для всех участников самым главным подарком было-это приобретение новых друзей и общение на своем родном языке.Здесь в Казани мы поняли.насколько богат и красив наш родной татарский язык.И пользуясь случаем, хочу выразить большую благодарность всем кто принял участие в организации нашей поездки: главе администрации Сафакулевского района Хайрнасову Рашиту Абдулловичу, председателю областного конгресса татар Юнусову Марату Равилевичу, зав.РОО Якуниной Татьяне Афанасьевне, ведущему специалисту РОО Шакировой Ямиле Маннафовне и Мавлютовой Римме Вафиновне учителю Мансуровской средней школы.